
Яңа имам-мөхтәсиб - Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр Советы әгъзасы, Казандагы “Котдус” мәчете имам-хатыйбы. Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин бүген "Татар-Ислам" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән сөйләшүдә имам-мөхтәсиблекнең зур, җаваплы хезмәт икәнлеген белдерде.
Имам-мөхтәсибне сайлау тәртибенә килгәндә, аның кандидатурасын Татарстан мөфтияте тәкъдим итә, аннан сайлаулар уза һәм мөфтият раслый.
Моңарчы Совет районы имам-мөхтәсибе булып Нияз хәзрәт Закиров торган иде. Ул бу вазифага 2015 ел ахырында билгеләнгән иде.
Римма Гатина.