Согуд Гарәбстаны һәр мөселманның күңелендә аерым урын алып тора - Татарстан мөфтие

Бүген Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Мәскәүгә эш сәфәренә китте. Россия Президенты Владимир Путин чакыруы буенча Камил хәзрәт Согуд Гарәбстаны Короле Сәлман бен Габдел Азиз Әл Сауд килү хөрмәтенә Зур Кремль Сараенда дәүләт төшке ашында катнашты. Тарихта беренче тапкыр Мәскәүгә килгән Король белән очрашуга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде.

БӘЙЛЕ
2017 Окт 05. Фото:dumrt.ru

Дәүләт төшке ашы ике лидер арасындагы сөйләшүләренең рәсми өлешен йомгаклады. Иң башта Президент һәм монарх Зур Кремль сараенда берничә кеше катнашында әңгәмә алып барды, ә аннары киңәйтелгән форматта ике илнең делегация әгъзалары катнашында сөйләшүләр узды. Фикер алышу нәтиҗәләре буларак, ярты дистәгә якын документ имзаланды. Согуд Гарәбстаны Короле Сәлман бен Габдел Азиз Әл Саудның визиты 8 октябрьдә төгәлләнәчәк.

Камил хәзрәтнең Мәскәүгә сәфәре дәвам итә: 7 октябрьдә ул Корольнең Россия мөфтиләре белән рәсми очрашуында катнашачак.

- Согуд Гарәбстаны һәр мөселманның күңелендә аерым урын алып тора: монда изге урыннар бар, монда Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм дөньяга килгән һәм яшәгән, монда ислам дине барлыкка килгән, – диде Камил хәзрәт. – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте делегацияләре һәм шәхсән үземнең Согуд Гарәбстанында алар чакыруы буенча берничә тапкыр булганыбыз бар. Безне һәрвакыт бик яхшы кабул итәләр. Хәзерге вакытта ТР мөселманнары Диния нәзарәте Татарстан белән Согуд Гарәбстаны арасында хаҗ миссиясе буенча хезмәттәшлек итү мәсьәләләрен игътибар үзәгендә тота. Без әлеге хезмәттәшлек дәрәҗәсен югары итеп бәялибез: һәр ел саен хаҗга кешеләр җибәрәбез һәм безгә бирелгән шартлар белән канәгатьбез. Әлеге визит, берсүзсез, Корольнең Россиягә карата кызыксынуын белдерә.

Мәгълүмат Татарстан мөфтиятенең рәсми сайтыннан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе