
Бүген шагыйрә Лилия Сәләхетдинова "Ярдәм" Милли Ислам хәйрия фонды химаячеләр шурасының сәркатибе буларак үзенең эшчәнлеген башлады.
Химаячеләр шурасының чираттагы утырышында тынгысыз , туктаусыз эзләнүчән холкы, кызыксынучанлыгы белән үз аягында йөрүчеләргә үрнәк тормыш алып баручы Лилияне әлеге вазыйфага билгеләделәр. Лилия тумышы белән Буа районыннан. Ул дөньяви белем белән беррәттән, туган авылы мәчетендә эшләүче мәдрәсәдә башлангыч дини гыйлем ала. Ә "Ярдәм" мәчете минем дөньяга карашымны тулысы белән үзгәртте ди ул. Язмышка карата булган ризасызлыгымның никадәр мәгънәсез булуын мин шушы мәчеттә гыйлем бирүче остазларым тырышлыгы белән Коръән серләренә төшенә башлагач аңладым. Шушы китап аша Аллаһы Тәгаләнең мине никадәр яратуын, саклавын, яклавын белдем. Һәрбер соравыма җавапны динебез исламда табам. "Ярдәм" фонды тарафыннан үземә ышанып тапшырган вазыйфаны башкаруда да Аллаһы Тәгалә мине рәхмәтеннән ташламас дип чын күңелдән ышанам ,- ди ул. Аллаһ исеме белән башланган эш хәерле булыр, иншааллаһ.
Эльвира Ибраһимова.