
Санкт-Петербургта "Каюм Насыйри институты" үзәге белем бирү һәм мәдәният үзәгендә 3 февральдән татар телен өйрәнү курслары ачыла.
Татарстан Республикасының Санкт -Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин бүген шул мәсьәләдә әлеге үзәк методисты Альбина Фәхразиева белән очрашу уздырды, нәтиҗәдә, шул хакта карар кабул ителде. Белем бирү һәм мәдәни-агарту дәресләре чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә үткәреләчәк, диелә Даими вәкиллектән алынган хәбәрдә.
Искәртеп үтәбез: Каюм Насыйри үзәге моннан 1 ай элек, ягъни 15 декабрьдә Санкт-Петербург ш., Васильев утравы, 11 нче линия, 14/39 нчы йорт, 2 нче корылма адресы буенча ачылган иде. Белешмәләр өчен телефон/факс: (812) 323 12 27; (812) 323 61 39; (812) 323 70 19.
"Татар-информ"