Сүз "Сабый тартмасы" социаль проекты башлану турында булачак

ММЧ вәкилләре pr@tatar-inform.ru электрон адресы буенча аккредитация уза ала

БӘЙЛЕ
2016 Мар 01
Иртәгә, 2 март көнне сәгать 10да, "Татар-информ" агентлыгында нәни бала кирәк-яраклары тутырылган "Сабый тартмасы"/"Коробка малыша" социаль проектына багышланган матбугат конференциясе була. Россиядә әлеге социаль проекның тиңдәше юк. Тартмада балага туганнан алып 6 айга кадәр кирәк булган әйберләр: киемнәр, биләү чүпрәкләре, уенчыклар, сөт продукциясенә сертификатлар салынган. Тиздән шундый 400 тартма Казан шәһәрендә күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә туган сабыйларга бүләк ителәчәк. Проект идеясе Финляндиянең социаль сәясәт практикасыннан алынган, ул илдә булачак әниләр яңа туасы сабыйларының 1 яшенә кадәр кирәк булган әйберләр комплекты салынган тартма ала, дәүләтнең шундый ярдәме инде 75 ел дәвамында гамәлдә. Проектның максаты турында матбугат конференциясендә Казан каласы башкарма комитеты җитәкченең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Наталья Гречанникова һәм "В твою пользу" хәйрия фонды вәкилләре Оскар Прокопьев һәм Дарина Табакова сөйләячәк. Катнашу өчен ММЧ вәкилләре чакырыла. Аккредитацияне pr@tatar-inform.ru электрон адресы буенча узарга мөмкин.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе