«Сөләйман» мәчете әһелләре Корбан бәйрәменә әзерләнә

Бүген алтын көз хөкем сөргән кояшлы матур иртәдә Казандагы «Сөләйман» мәчете мәхәлләсе инсаннары...

БӘЙЛЕ
2012 Сен 22
Бүген алтын көз хөкем сөргән кояшлы матур иртәдә Казандагы «Сөләйман» мәчете мәхәлләсе инсаннары гыйбадәтханә янына шимбә өмәсенә җыелды. Аларның максаты тиздән килеп җитәчәк Корбан бәйрәменә (25 октябрь) әзерләнүдән гыйбарәт иде.
Дөрес, биредә Корбан гаетенә әзерләнү бүген генә башланмады. Моннан бер ай элек хайван чалынасы урыннар җыештырылып, алар тимер рәшәткәләр белән әйләндерелеп алынды. Тик әле ул чагында рәшәткә араларындагы ачыклыклар аша хайваннар чалынасы урынны күрергә мөмкиннәр иде. Бүген исә "Сөләйман” мәчете мәхәлләсе әһелләре шул тимер рәшәткәләрне ДВП һәм клеенкалар белән каплау эшләрен башкардылар.
"Бу шуның өчен эшләнә: сарыклар хайван чалу урынын күрмәскә тиеш. Быел корбан чалдыру өчен килгән кешеләрнең күңелләре дә җәрәхәтләнмәячәк, чөнки хайванны чалу урыны аерым булачак”,-дип аңлатты мондый күренешне мәчетнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов.
Узган елда "Сөләйман” мәчете әһелләре корбанга 400 гә якын сарык чалган иде. Бүгенге көнгә әле биредә 30 сарыкка гына заказ алынган.
Корбан чалырга теләге булган һәркем моны Левченко бистәсенә килеп эшли ала. Белешмәләр өчен телефоны: 240-77-11.
Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе