
Хәбәрчебезнең Татарстан Диния нәзарәтендә җаваплы вазифа башкаручы Ильяс хәзрәт Җиһаншин белән әңгәмәсе вакытында шул аңлашылды: ут күршеләребез булган ульяновскилылар белән безне күптәнге тыгыз элемтәләребез бар. Элек Кулаткы районында яшәүче мөселманнар Татарстандагы мәдрәсәләргә килеп дини белем алганнар. Хәзер исә якташлары Эдуард Ганиев ярдәме белән Кулаткы районы үзәгендә күркәм бер мәдрәсә бинасы төзеп куйганнар. Бүгенге көндә шушы уку йортының документларын рәсмиләштерү, анда шәкертләргә белем бирү тәҗрибәсен өйрәнү максаты белән алар Казанга килгәннәр.
Ильяс хәзрәтнең сөйләвенә караганда, Ульяновск өлкәсендә йөздән артык мәчет булып, шуларның күпчелеген Кулаткы районындагы гыйбадәтханәләр тәшкил итә. Быел анда бишенче тапкыр "Кулаткы укулары” оештырылган. Әлеге укуларда Ульяновскиның 6 районыннан килгән 200гә якын имамнар катнашкан. Бу эшләрне оештыручыларның берсе - Эдуард хаҗи Ганиев. Ул үзе Саратовта яшәсә дә, Кулаткыда мәчет салу эшләрендә булсынмы, яисә якташларын Изге Болгар җыенына алып бару булсынмы – һәр гамәле белән аларга булышып, чыгымнарын үз өстенә алып тора. Дини вә милли җанлы бу инсан Бөтендөнья Татар Конгрессы әгъзасы да. Кулаткыдагы мәдрәсәне теркәтеп, алар быел дини укуларны үзләрендә үткәрергә җыеналар икән.
Ә кунакларны "Сөләйман” мәчетенә ифтарга алып килүнең сәбәбен Ильяс хәзрәт болай дип аңлатты: "Сөләйман” мәчете Казанда гына түгел, җөмһүриятебездә әйдәп баручы гыйбадәтханәләребезең берседер. Әле алай гына да түгел, Россия күләмендә күзләре күрмәүче зәгыйьф кешеләрне укытып та "Сөләйман” мәчете әһелләре үзләренә күркәм дан алды. Ел саен бу мәчеткә йөрүчеләрнең саны гына артып калмыйча, алар белән эшләүнең сыйфаты да күтәрелә бара. Менә бүген дә сокланып карам тордым: мәчет ишегалдында никадәрле өстәл һәм урындыклар куелып, нинди күркәм ифтар мәҗлесе оештырылган! Аларда олысы, кечесе, урта буын вәкилләре – барысы бергә авыз ачу мәҗлесендә катнаша. Без кунакларыбызны шушы иман йортының укыту базасы белән дә таныштыру максатыннан алып килдек. Күп нәрсәгә өйрәнергә була биредә. Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә бу мәхәллә әһелләренә игелекле гамәлләр кылуны дәвамлы итүне насыйп әйләсен. Минемчә, без, мөселманнар, бер-беребезгә мәхәббәтле булып, хөрмәт вә ихтирам белән яшәсәк, киләчәгебез һичшиксез өметлегә әйләнер, иншә Аллаһ. Ә без бүген Рамазанның 27 нче көнендә, ягъни Кадер кичәсендә бирегә килеп догалар кылганбыз икән, Раббыбыз аны кабул итәр дип ышанып калабыз”.
Хатыйп ГӘРӘЙ