Россиядә балалар тернәкләндерү үзәге булган Ислам мәдәнияте үзәге төзелергә мөмкин

Ижевск шәһәрендә 200 кешегә исәпләнгән намаз залы булган Ислам мәдәнияте үзәге төзелергә мөмкин. Монда җомга намазлары һәм бәйрәмнәр узачак. Бинаның бер каты конференцияләр өчен файдаланылачак. Шулай ук биредә ДЦП диагнозлы балалар өчен тернәкләндерү үзәге, спорт һәм уен мәйданчыклары булачак. Кием алмаштыру өчен аерым бүлмәләр, чаңгы трассалары һәм шугалаклар эшләячәк.

БӘЙЛЕ
2017 Окт 18. Фото:http://izhlife.ru

Удмуртия мөселманнары Диния нәзарәте администрациясе җитәкчесе Эдуард Искәндәров хәбәр иткәнчә, бу комплексны ачу идеясе җирле халыктан кергән теләк-үтенечләрне караганнан соң туган.

- Безгә Октябрь районы кешеләреннән намаз залы төзүне сораган шактый хат килде. Чөнки җомга көннәрендә һәм дини бәйрәмнәрдә Ижевск мәчетләрендә халык бик күп була. Ә кайберәүләргә хәтта урамда намаз укырга туры килә. Ислам мәдәнияте үзәген төзү өчен мәйданны табигатькә якынрак урыннан сайлаганнар. Күп еллар бу кишәрлек буш торган.

Әлеге проект буенча җәмәгать тыңлаулары 23 октябрьдә район хакимиятендә узачак. Җирле халык арасында үзәкнең урнашу урынына бәйле дәгъвалары булган кешеләр дә бар дип хәбәр итә http://izhlife.ru.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе