Россиядә насвайны җитештергән һәм тараткан өчен җинаять җаваплылыгына тартачаклар

Мондый тәкъдим белән Эчке эшләр министрлыгы һәм Федераль куркынычсызлык хезмәте вәкилләре чыккан. Хәзерге вакытта насвайны һәм суыра торган тәмәке - снюсны күпләп һәм аз-азлап саткан өчен административ җаваплылыкка гына тарталар.

БӘЙЛЕ
2017 Авг 02. Фото:islam.ru

Россия хокук сакчылары Европа Берлеге һәм Белоруссия илләре тәҗрибәсен кулланырга җыена. Анда насвайны җитештерү һәм тарату бөтенләй тыелган. Телеграм-канал Mash хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Россиядә бу матдәләрнең әйләнешенә күзәтчелек итүче чараларны катгыйлатуны күз алдында тоткан механизм эшләнә башлаган.

Википедия хәбәр иткәнчә, насвай (насыбай, нас, нац, нос, айс) — Урта Азия өчен гадәти булган тартмый торган тәмәке.Анда төп матдәләр булып тәмәке һәм сүндерелгән известь тора.Шулай ук симәнке мае һәм башка компонентлар да керергә мөмкин. Тәмен яхшырту өчен тәмләткечләр дә кушылырга мөмкин.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе