
Юрист фикеренчә, Хэллоуин Россия законнарына, аерым алганда, “Яровая пакеты”ндагы төзәтмәләргә каршы килә. Ислам.ру хәбәр иткәнчә, прокуратурада әлеге запросны кабул итеп алганнар. Ә дин әһелләре бу бәйрәмне билгеләп үтүне тыю фикерен хупларга вәгъдә биргән.
Билгеле булганча, Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов ярымутрауның белем бирү учреждениеләрендә Хэллоуин белән бәйле чараларны уздыруга каршы чыккан иде. “Хэллоуин нисбәтеннән минем фикерем мондый: ул Россия халыкларының традицион кыйммәтләрен җимерүгә юнәлтелгән мәдәни һәм рухи агрессия чарасы, - дигән С.Аксенов. – Чынлыкта костюмлы тамаша аша шайтан (иблис) туе уйнала. Православие чиркәве дә, Россия мөселманнары дин әһелләре дә Хэллоуинның караңгы традициясен таратуга каршы чыкты”.