
Үзең һәм гаилә әгъзалары өчен матур, уңайлы кием сатып алгач, чәчтарашханәгә һәм кыйммәт тормаган хәләл ризыклар сатыла торган кафега кереп чыгу җайлы булачак.
Нарасыйлар өчен Балалар үсеш үзәге эшләячәк. Әти-әниләр кибеттә йөргәндә, төрле чараларда катнашканда, балалар белем ала алачак. “Бәрәкәт” комплексында юридик үзәк тә булачак. Тәҗрибәле юристлар килеп туган проблеманы хәл итәргә ярдәм итәчәк. Гаилә корырга теләүчеләрне халыкара гаилә кору үзәгенә чакырып калалар.
Акыллы һәм эшлекле дизайнерлар үз бизнесларын халыкара дәрәҗәдә алга җибәрә алачак. “Сезне барысы да әлегә зур акчалар хисабына алга җибәрергә тели. Ә безнең профессионаллар командасы бу хезмәтне акча түләмичә генә күрсәтәчәк. Без брендларны алга җибәрү буенча тәкъдимнәр эшләдек”, - дип хәбәр итә Н.Җиһаншина.
“Бәрәкәт” халыкара эшлекле-сәүдә комплексы тиздән ишекләрен ачачак, дип хәбәр ителә. Аның элмә тактасы август ахырына әзер булачак.
Комплекс “Теплый стан” метро станциясеннән ерак булмаган урында, заманча ремонт ясалган 3 катлы бинада эшләячәк. Аның ике катында сәүдә рәтләре урнашачак, өченче катта мөселман киемнәре бәйгеләре узачак, балаларның үсеш үзәге эшләячәк. Шулай ук намаз бүлмәләре, конференцияләр һәм эшлекле форумнар оештыру өчен урыннар бар.
P.S.: Моннан берничә ел элек ТР Мөслимәләр берлеге Казанда "Бәрәкәт" дип аталган комплекс булдыру турында сүз алып барган иде.
Римма Гатина.