
26 ноябрьдә ТР МДН Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе белән берлектә юридик ярдәм күрсәтү максатыннан социаль проект эшләтеп җибәрә. Чараның башлану вакыты: 17.00 дә.
Юридик ярдәм атнага бер мәртәбә – пәнҗешәмбе көнне сәгать 17:00 - 18:00дә күрсәтелә. Алдан язылу кирәкми. Мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итү урыны “Туган авылым” комплексы (Казан, Т.Миңнуллин урамы, 14/56).
Юридик ярдәмне тәҗрибәле юристлар: Мостафа Нагиев һәм Иван Новиков күрсәтә.
Белешмәләр өчен телефон:
Офис: +7 (843) 296-02-80
Юрист: +79173980603 (Мостафа)
E-mail: info@apmrf.com