Руханилар карарында белдерелгәнчә, челтәрле маркетинг “әгәр ачык рәвештә финас пирамидасы, яки аның яшерен формасы” булса, агентка акча товар әйләнешеннән түгел, ә яңа агентлар җәлеп итү өчен бирелсә, товар сыйфаты яки аның үзлекләренә карата ялган мәгълүмат җиткерелсә, ул ислам буенча рөхсәт ителми.
Голәмәләр шурасы шулай ук әгәр, товар яки хезмәт сатып алынмыйча, челтәргә кергән өчен акча түләнсә, ә әлеге челтәргә алданрак килгән кеше соңрак кушылучыга караганда һәрвакыт күбрәк акча алса, эшмәкәрлекнең әлеге төрендә катнашырга рөхсәт итми.
Документта челтәрле маркетинг, аерым алганда, шәригать тыйган продукция исемлегенә кермәсә, эчтәлегендә тыелган яки шикле элементлар булмаса, исламга каршы килми диелә.