
14 мартта Астанада ислам финанслары буенча IFN Forum CIS 2017 форумы уза. Аны Redmoney group компаниясе Астананың Халыкара финанс үзәге белән берлектә оештыра.
Әлеге чарада Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Бәхрәйн, Катар, Малайзия, Берләшкән Корольлек, Казахстан, Кыргызстан һәм Россиядән финанс базары вәкилләре катнаша.
Төп докладны Казахстан Республикасы Икътисад министры Тимур Сөләйманов, Астана шәһәре мэры Ассәт Иссекәшев һәм шәхси секторны үстерү буенча халыкара корпорациянең (Ислам үсеш банкы төркеменә керә) башкарма директоры Халид әл-Әбуди ясаячак.
Җыенда Россия исеменнән чыгыш ясаучылар арасында Россия Банкы рәисе кидәшчесе Алексей Симановский, Саклык банкы җитәкчесенең беренче урынбасары киңәшчесе Бехнам Гурбанзаде, Внешэкономбанкның альтернатив финансларны үстерү төркеме җитәкчесе Евгения Винокурова, Халыкара ислам бизнесы үсеше фонды президенты Линар Якупов һәм Татарстан Республикасы Инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина булыр дип көтелә.
Шул ук вакытта РФ Дәүләт Думасында ислам банкингына кагылышлы закон проекты кире кагыла
Финанс базары буенча комитет парламентның аскы палатасына, ислам банкингы принципларын кертү өчен, кредит оешмаларына сәүдә эшчәнлеге белән шөгыльләнергә рөхсәт бирә торган закон проектын беренче укылышта кире кагарга тәкъдим итте.
Закон проекты ЛДПРдан сайланган депутат Дмитрий Савельев тарафыннан кертелгән булган. Ул банкларга клиентка кирәкле товарны, займнар бирмичә, турыдан-туры сату мөмкинлеген бирергә тәкъдим иткән.
Парламентарий фикеренчә, бу өстәмә инвестицияләр җәлеп итәргә һәм “чималдан килгән акчаларга” нигезләнмәгән яңа икътисад системасын формалаштырырга ярдәм итәчәк.
2016 ел ахырында Саклык банкында Татарстанда ислам банкингы тәрәзәләре ачарга җыенулары турында хәбәр иттеләр. Шулай ук Башкортостанда да бу проектны тормышка ашыру мөмкинлеге каралган.
Узган елның май аенда Федерация Советы рәисе урынбасары Евгений Бушмин исә Россия Банкы һәм законнарның ислам банкингын таратуга әзер түгеллеген хәбәр иткән.
Ислам банкингы принциплары спекуляцияләр һәм ссуданы процентка бирүне, шулай ук исерткечләр һәм тәмәке белән операцияләрне финанслауны тыя. Шәригать нормалары буенча эшләүче кредит оешмалары үзләре акча керткән бизнес проектлардан турыдан-туры керем ала, дип хәбәр итә Ислам.ру.