Быел 12 октябрьдән банклар, иминиятләштерү компанияләре һәм нотариаль конторалар Дәүләт күчемсез милек кадастрыннан (ГКН), Күчемсез милеккә һәм аның белән операцияләргә хокукларның бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРП) мәгълүматларны Россия Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтеннән (Росреестр) мөстәкыйль рәвештә алырга бурычлы. Законга кертелгән үзәгәрешләр нигезендә, хәзер оешмалар клиентларыннан югарыда телгә алынган мәгълүмати ресурслардан өземтәләрне таләп итә алмый. Бу мәгълүматлар бары тик электрон рәвештә Интернет аша соратып алынырга тиеш.
Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агенлыгы үткәргән матбугат конференциясендә Россия Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Хәйретдинов билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, законга кертелгән әлеге үзгәрешләр бизнес һәм гражданнар өчен күчемсез милек өлкәсендәге күп кенә юридик процедураларны шактый гадиләштерә. Бу, аерым алганда, ипотека килешүләренә, шулай ук өлешчеләр катнашындагы төзелештә катнашу турындагы килешүләр, мирасны рәсмиләштерүгә кагыла. Шуны да билгеләп узарга кирәк: кирәкле мәгълүматны электрон рәвештә алу вакыты 5 көннән артмый.
Альберт Хәйретдинов билгеләп үткәнчә, запрос ясау алгоритмы турындагы тәфсилле мәгълүмат белән ведомствоның рәсми сайтында, төгәлрәге, аның “Специалистларга” һәм “Нотариусларга” дигән бүлекләрендә танышырга була.
Гомумән алганда, быел Россия Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе тарафыннан күрсәтелгән электрон хезмәтләр саны, узган ел белән чагыштырганда, 1,5 тапкырга артты, дип ассызыклады спикер.
Әлеге идарәнең гавәми-хокукый берәмлекләр хокукларын теркәү бүлеге башлыгы Ада Зәйдуллина соңгы вакытта гамәлгә кертелгән тагын бер электрон хезмәт – “Хокукларны электрон теркәү” сервисы турында бәян итте. Ул тәгаенләп узганча, быел июнь аеннан Россия Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең рәсми порталында күчемсез милеккә һәм аның белән операцияләргә хокукларны электрон рәвештә теркәргә була. Татарстанда бу төр электрон хезмәтнең беренчесе 19 июньдә нотариус мөрәҗәгате буенча күрсәтелгән.
Бу очракта граждан яки оешма вәкиле гариза тутырырга һәм аның белән бергә документлар пакетын электрон рәвештә тапшырырга тиеш. Шунысы да игътибарга лаек: дәүләт теркәвенә тапшырыла торган гариза һәм документларга көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән кул куелырга тиеш. Әлеге имзаны алу өчен раслый торган теләсә кайсы үзәккә мөрәҗәгать итәргә була. Әлеге үзәкләрнең тулы исемлеге шулай ук Россия Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең рәсми порталында урын алган.
Хокукларны электрон теркәүнең нәтиҗәсе булып Күчемсез милеккә һәм аның белән операцияләргә хокукларның бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРП) өземтә санала. Ул да электрон рәвештә була. Шул рәвешле, милеккә хокук турындагы таныклыкны алу өчен гариза бирүчеләрне кабул итү офисларына барып тору ихтыяҗы юк.
“Дөресен әйтергә кирәк: яңа сервис безнең хезмәтләрдән кулланучылар арасында тиешле дәрәҗәдә популяр түгел. Моның төп сәбәбе – аларның электрон цифрлы имзага ия булмавында. Мисалга, торак шартларын әллә нигә бер яхшыртучылар 1 тапкыр кирәк булган өчен генә электрон имза алуны кирәк тапмый”, – дип аңлатты Ада Зәйдуллина. Аның фикеренчә, бу сервис тулы көченә эшли башласын өчен, җәмгыятебезнең яңа үсеш этабына күчүе шарт.
Әлбәттә, хокукларны теркәүне электрон рәвештә узуның өстенлекләре бәхәссез: беренчедән, бу хезмәтне өйдән чыгып тормыйча яки эш урыныннан китмичә дә алып була. Икенчедән, бу матди яктан да табышлы. Теркәүгә дәүләт пошлинасы түләгән вакытта, документлар электрон рәвештә тапшырылганда, гражданнар өчен 0,7 коэфициенты кулланыла, ягъни чыгымнар автоматик рәвештә 30 процентка кими.
“Татар-информ”