
Конференциядә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинның, Россия, Мисыр, Үзбәкстан, Йәмән, Иран, Тунис дин белгечләре катнашуы көтелә.
Пленар утырыштан соң дүрт секциягә бүленеп эшләү каралган:
Дини дәресләрне укыту үзенчәлекләре;
Чит телләр һәм мәдәниятләрне өйрәтүнең заманча ысуллары;
Татар телле мәгълүмат кырын үстерү;
Ислам икътисады актуаль проблемалары һәм аны укыту үзенчәлекләре.
Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.