
21 декабрьдә Россия ислам институтының конференц-залында “Дошман чагылышы: интернет челтәрендә яшьләр арасында дини радикализм таралау проблемасы” дигән темага түгәрәк өстәл була. Анда ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге, ТР Президенты Аппараты вәкилләре, конфессияара яшьләр активы һ.б. катнашуы көтелә.
Чараның максаты – яшьләр арасында экстремизм һәм терроризмны профилактикалау, интернет челтәрендә дини радиклизмга каршы көрәш юлларын ачыклау, яшьләр мохитендә экстремистик рух үсешенә китергән факторларны билгеләү.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештырган түгәрәк өстәл ахырында резолюция кабул итү күздә тотыла, диелә нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәрендә.