РФ Президенты В.Путин Согуд Гарәбстаны Короле Сәлмән Габделгазиз әл-Сауданың Россиягә визитын зур вакыйга дип атады

"Бу Согуд Гарәбстаны короленең безнең бәйләнешләр тарихында Россиягә беренче визиты. Ул үзенә күрә бик зур вакыйга. Безнең элемтәләрның тарихы күптәннән килә", - диде Президент монарх белән очрашу вакытында.

БӘЙЛЕ
2017 Окт 06. Фото:dumrt.ru

Россия лидеры билгеләп үткәнчә, 1926 елда СССР Корольлекне танучы беренче дәүләт була. Корольлекне Сәлмән Габделгазиз әл-Сауданың әтисе оештырган.

"Патша галиҗәнәпләре, хәзер безгә сезне биредә кабул итүе бик рәхәт.Сезнең визитыгыз ике дәүләт арасындагы элемтәләрне үстерү өчен яхшы этәргеч булыр дип ышанам", - диде дәүләт башлыгы.

Король, үз чиратында, Согуд Гарәбстанының Россия белән мөнәсәбәтләрне ныгытуга омтылуын билгеләп үтте. Бу тынычлык, иминлек һәм дөньякүләм икътисадны үстерү өчен зарур. Ул Путинны яхшы кабул иткән өчен рәхмәт белдерде һәм Россиягә 2006 елда килгәнлеген әйтте.

Согуд монархының Россиягә визиты чәршәмбе көнне башланды. Король Сәлмән В.Путин белән сөйләшүләрнең төп темалары - нефть базарындагы вәзгыять, хәрби-техник хезмәттәшлек, Сирия һәм Согуд Гарәбстаны һәм Катар арасындагы мөнәсәбәтләрдә кризис. Югары дәрәҗәдәге сөйләшүләрдән тыш, документлар да имзаланачак дип хәбәр итә РИА Новости.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе