Республиканың халык артисты Һидаят Солтановны искә алу кичәсе була

Чара күренекле милләттәшебезнең тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелә

БӘЙЛЕ
2015 Дек 03

27 декабрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында ТАССРның халык артисты Һидаят Солтановны искә алу кичәсе була. Әлеге чара артистның тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелә.

Мәгълүмат өчен: Һидаят Айниятулла улы Солтанов 1915 елның 30 ноябрендә Татарстанның Чүпрәле районы Татар Убие авылында туган. 1937 елда Татар театр техникумын тәмамлач, Ташкент татар театрында, 1940 елдан Яңавыл театрында артист булып эшли. 1940 елның сентябреннән 1946 елның октябренә кадәр хәрби хезмәттә була, Бөек Ватан сугышында катнаша. 1947 елдан Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист булып эшли. 1972 елда аңа ТАССРның халык артисты исеме бирелә.

Ярты гасыр дәвамында татар театр сәнгатенә тугры хезмәт итеп, ул татар, рус һәм чит ил классикасы спектакльләрендә йөздән артык образ тудырган. М.Фәйзинең “Галиябану” спектаклендә Исмәгыйль, Н.Исәнбәтнең “Миркәй белән Айсылу” спектаклендә Гыйният, К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ендә Җиһанша, Г.Ибраһимовның “Тирән тамырлар” спектаклендә Вәли Хәсәнов, Б.Горбатовның “Бер төн”ендә Богатырев, К.Симоновның “Көннәр һәм төннәр” спектаклендә Бабченко, Т.Миңнуллинның “Монда тудык, монда үстек” сәхнә әсәрендә Газизов, “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендә Евстигней образлары аның биографиясендә генә түгел, татар театр сәнгате тарихы битләрендә дә күренекле урын алган гүзәл образлар булды, диелә Г. Камал театры матбугат хезмәте хәбәрендә.
“Татар-информ”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе