
Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар шурасының чираттагы утырышы үтте. Аны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды. Утырышта төбәк казыйлары һәм мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты. Казыйлар халыктан килеп ирешкән дини эчтәлектәге сорауларны карады һәм казыятнең киләсе елга эшчәнлеге турында сөйләште.
Нәзарәт сайтыннан.