
РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләре Советы рәисе Равил Гайнетдин “Галимнәр” бүлегендә китерелә.
Әлеге рейтингта “Россия” бүлегендә Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров та бар. Беренче тапкыр исемлеккә 2016 елда Бразилиядә Олимпия уеннарында алтын медаль яулаган Дилшод Назаров кертелгән.
Иордания короле Әбдалла II ибн әл-Хөсәйн, Морокко короле Мөхәммәд IV,Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Иранның югары дәрәҗәдәге җитәкчесе Аятолла Сәйид Гали Хәмәнәи дә – рейтингта, дип хәбәр итә Россия мөфтиләре Советы матбугат хезмәте.