
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Язучылар берлегенең яңа рәисе Данил Салихов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
«Сезнең коллегалар сезгә зур ышаныч белдергәннәр, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген Татарстан Язучылар берлеге алдында җитди бурычлар тора. Иң мөһимнәреннән берсе – туган телебезне, динебезне гореф-гадәтләребезне саклап калу. Республика җитәкчелеге үз чиратында киләчәктә дә сезгә төрле яклап ярдәм күрсәтәчәк».
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, яңа рәискә язучыларны берләштерергә һәм барлык милләт язучылары белән дә бер дәрәҗәдә хезмәттәшлек итәргә кирәк. Татарстан – күп милләтле һәм күп динле республика, шуңа күрә татулыкны һәм тынычлыкны саклап калу мәсьәләләре беренчел әһәмияткә ия, диде ул.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Данил Салихов Татарстан Республикасы Язучылар берлеге эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышты.
Азакта Татарстан Президенты Данил Салиховка җиде томлы «История татар с древнейших времен» басмасын тапшырды.