Рөстәм Миңнеханов: "Садри Максуди һәйкәле Татарстан-Төркия дуслыгының тагын бер символы булачак"

Бүген Казанда күренекле татар, соңрак төрек галиме һәм дәүләт эшлеклесе Садри Максудига һәйкәл ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Садри Максудиның туганнары һәм башкалар катнашты.

БӘЙЛЕ
2016 Дек 07. Фото:president.tatarstan.ru/

Һәйкәл «Истанбул» паркы территориясендә урнаштырылган. Проект авторы – скульптор Асия Миңнуллина.

«Бүген без атаклы кеше, күренекле татар һәм төрек эшлеклесе Садри Максудига һәйкәл ачабыз. Ул данлыклы тормыш юлы узган: ике мәртәбә Россия Дәүләт Думасы депутаты булган һәм өч мәртәбә Төркия Милли Мәҗлесе депутаты булып сайланган. Моннан тыш, Садри Максуди Төркиянең беренче Президенты Кемаль Ататөрекнең якын киңәшчесе булган», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты Төркия халкына Садри Максуди турында хәтирәләрне саклаган өчен рәхмәт белдерде, яңа һәйкәлнең Татарстан-Төркия дуслыгының гүзәл чагылышы булыр дигән ышаныч белдерде.

Бинали Йылдырым билгеләп үткәнчә, Казан белән Истанбулны дуслык мөнәсәбәтләре бәйли. «Бүген без Татарстан белән Төркияне тоташтыручы үзенчәлекле күпер ролен үтәгән бөек шәхескә, кешегә һәйкәл ачарга җыелдык. Садри Максуди – Төркия юридик мәктәбе нигезенә зур өлеш керткән шәхес», – диде Төркия Премьер-министры, әлеге һәйкәлнең бөтен татар эшлеклеләренә ихтирам билгесе булуын әйтеп.

«Садри Максудига һәйкәл Татарстан һәм Төркия халыклары файдасына башкарылачак яңа гамәлләрнең символы булыр дип ышанам», - диде Бинали Йылдырым.

Аннары кунаклар һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Бинали Йылдырым Казан Кремленә юнәлде. Анда Төркия кунаклары өчен Кол Шәриф һәм Благовещенский соборына экскурсия оештырылды.

ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фотосурәттәге ханым - Садри Максудиның оныгы Гөнүл ханым.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе