Рөстәм Миңнеханов: “Мәчет гореф-гадәтләребез саклана торган урын булырга тиеш”

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан" милли мәдәният үзәгендә узган Татарстан мөселманнарының чираттан тыш VI корылтае...

БӘЙЛЕ
2013 Апр 18
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан" милли мәдәният үзәгендә узган Татарстан мөселманнарының чираттан тыш VI корылтае делегатларын һәм анда катнашучыларны сәламләде. Ул корылтайның зур әһәмияткә ия чара икәнлеген һәм съездда кабул ителгән карарлардан күп нәрсә торуын билгеләп үтте.

ТР Президенты узган корылтайның ике ел элек булуын искәртте. Аның фикеренчә, бу вакыт эчендә мөселман өммәтен торгызу өчен, бик күп эшләнелгән, ләкин башкарасы эшләр шактый әле.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, дини радикализм проблемасы җитди борчу тудыра. Бигрәк тә үткән җәйдә булган фаҗигале вакыйгалар борчуга салган. "Без үзебезнең традицион исламны сакларга тиеш. Мәчет, Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә безнең традицияләр һәм гореф-гадәтләр саклана торган урын булып калырга тиеш, - дип ассызыклады Татарстан башлыгы. Без әлеге мәсьәләләргә карата битараф була алмыйбыз”. Ул бик күп кешеләрдә борчу тудыра торган күп кенә мәсьәләләрнең бергәләп фикер алышу нәтиҗәсендә хәл ителер дигән ышаныч белдерде.

ТР Президенты, җыелган имамнарга мөрәҗәгать итеп, республиканың киләчәге һәм тотрыклыгы аларның эшенә бәйле, дип билгеләп үтте. Шуңа күрә дөрес юнәлешне сайлау бик мөһим. Рөстәм Миңнеханов республика районнарындагы мөселман дин әһелләре белән элемтәләрне көчәйтергә вәгъдә бирде.

Корылтайда Татарстанның яңа мөфтие итеп Камил Сәмигуллин сайланды. Рөстәм Миңнеханов аңа һәм командасына алдагы эшчәнлектә уңышлар теләде.

Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе