
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы Ленин бакчасында киселгән агачлар урынына парковка ясауны тыйды. Бу хакта “Татарстан парклары” проекты командасы хәбәр итә.
Искәртеп үтәбез: 10 декабрьдә Ленин бакчасы территориясенә кергән Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханә бинасы янындагы 24 авария хәлендәге һәм артыгын үскән 14 куакны кисү эшләре башланды. Куаклардан бушатылган урынга асфальт җәяргә планлаштыру турында билгеле булды. Социаль челтәрләрдә таралган бу хәбәр Казан хакимияте һәм вуз җитәкчелегенә карата тискәре яңгыраш тапты.
“Татарстан парклары” проекты командасы белдергәнчә, бу территория ТРда Парклар һәм скверлар елы программасына керми һәм Казан (Идел буе) федераль университетыныкы итеп теркәлгән. “Без шәһәрлеләрнең бу мәсьәләгә сакчыл мөнәсәбәтен күрәбез һәм безне шулай ук аның язмышы борчый”, - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
“Яшел үсентеләрне кисү турында ТР Президентына хәбәр ителде, нәтиҗәдә, ул казанлылар өчен актуаль мәсьәлә буенча карарлар кабул итте: проекттан парковканы алырга; КФУ социология кафедрасы тикшеренүләре ярдәмендә скверны куллану буенча җәмәгатьчелек фикерен өйрәнергә”, - дип белдерә “Татарстан парклары” проекты оештыру комитеты. Аларның сүзләренә караганда, бу сквер аудиториясе өчен нинди сценарийлар мөһим булуын аңларга һәм, шул фикерләрне исәпкә алып, яңа проект формалаштырырга ярдәм итәчәк.
Моннан тыш, ТР Президенты террторияне төзекләндерү буенча яңа проект өстендә эшләүгә КФУ ның ландшафт проектлау кафедрасын җәлеп итүне йөкләде. Киләсе елның 1 апреленә кадәр проектны җәмәгатьчелек, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман белән килешергә кирәк. Проект ачык чыганакларда басылырга һәм аның гамәлгә ашыру эшләрен массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртырга кирәк.
«Татар-информ»