Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсенә байрак тапшыру тантанасында катнашты

Чарада шулай ук Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты.

БӘЙЛЕ
2015 Дек 15

14 декабрьдә Казанның Җиңү паркында Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсенә байрак тапшыру тантанасы узды. Бу чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Федераль суд приставлары хезмәте директоры – РФ баш суд приставы Артур Парфенчиков, Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе – Татарстанның баш суд приставы Радик Ильясов, идарә хезмәткәрләре һәм ветераннар катнашты. Чарада шулай ук Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты. Илдар Халиков ведомство хезмәткәрләрен котлап, суд приставлары бүген бик катлаулы һәм җаваплы эш башкаралар, дип ассызыклады. “Татарстанның суд приставларына 2013, 2015 елларда җиңел булмады. Сезнең җилкәләргә аеруча авырлык төште. Сезнең һәрберегезгә катлаулы, ләкин илебез һәм республикабыз өчен әһәмиятле һәм кирәкле хезмәт башкарганыгыз өчен рәхмәт белдерәм", - дип өстәде ТР Премьер-министры. Артур Парфенчиков билгеләгәнчә, байрак – ул символ, дәүләт һәм халыкның погонлы кешегә ышанычы. Федераль суд приставлары хезмәте һәм Татарстан буенча идарәсе илебез һәм республикада хокук тәртипләрен ныгыту өчен, гражданнар иреген һәм конституция хокукларын яклау өчен күп эш башкардылар, дип ассызыклады ул. Алга таба Федераль суд приставлары хезмәте директоры тантаналы рәвештә байракны җәеп җибәреп җыелган халыкка күрсәтте. Тантана тәмамланганда ведомство бүләкләрен тапшырдылар һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Нәзарәт сайтыннан.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе