
Бу көннәрдә “Ярдәм” үзәгенә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының төрле төбәкләреннән җыелган 30 кеше, мөмкинлекләре чикле булуга да карамастан, үзләрен судагы балык кебек хис итәләр. Чөнки, аларга дәвалану, уку, төрле яклап тернәкләнү курслары узу, ял итү өчен биредә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган.
Фондның вице-президенты, сукырларны укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйлметдинова сүзләренә караганда, “Ярдәм” үзәгенең исеме - җисеменә бик тә туры килә. Биредә көнкүреш җиһазлары инвалидлар өчен махсус эшләнелгән. Капкадан кергәндә, мәчет ишегенә күтәрелгәндәге пандуслардан башлап, эчтәге лифт, коридор диварлары , идән- баскычлар барысы да алар өчен җайлаштырылган. Шулай ук иҗат белән шөгылләнү өчен дә, хәрәкәтләнү өчен дә, аралашу өчен дә барлык уңайлы шартлар тудырылган. Көн саен курсларда катнашучылар медицина өлкәсендәме, башка өлкәдәме – төрле белгечләр белән очрашып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алалар. Инвалидларны төрледән-төрле кызыклы очрашулар, тренинглар, мастер-класслар, экскурсияләр һәм әлбәтта инде бүләк-сюрпризлар көтә. 15 нче февральдә башланган курслар 29 ына кадәр дәвам итә.
"Ярдәм" мәгълүмат үзәге.