Рәсүл Мирзаев зур спортка әйләнеп кайтты!

«Р-Спорт” агентлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, данлыклы спортчы, кагыйдәсез уен буенча дөнья чемпионы Рәсүл Мирзаев...

БӘЙЛЕ
2013 Фев 24
«Р-Спорт” агентлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, данлыклы спортчы, кагыйдәсез уен буенча дөнья чемпионы Рәсүл Мирзаев мәҗбүри рәвештә тәнәфес ясаганнан соң, яңадан зур спортка әйләнеп кайтты һәм Белгород өлкәсендә үткәрелгән Россия чемпионатында ике кешене отуга иреште, әмма ул бүләк алучылар арасына керә алмады.


Чемпионның тренеры фикеренчә, Рәсүл Мирзаевның соңгы нәтиҗәләре әлегә алай ук зур түгел. Ник дигәндә, озак кына спорт күнекмәләре алмаганга күрә, ул әле тиешле формага кермәгән.


Исегезгә төшерәбез: көрәшче 2011 елда төнге клуб янында кулы белән 19 яшьлек студент Иван Агафоновның эченә сукты. Берничә көннән соң, Агафонов хастаханәдә җан бирде. Үткәрелгән экспертиза көрәшченең сугуы белән яшь кешенең үлеме арасында бәйләнеш бармы икәнлеген ачыклый алмады. Мирзаев шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм ителде. Хөкемне игълан кылган вакытта Рәсүл Мирзаев инде тикшерү изоляторында бер ел утырган иде. Ә андагы бер көн ике көнгә исәпләнгәнгә күрә, Рәсүл Мирзаевны хөкем карары чыгарылган көнне үк суд залыннан азат иттеләр.

 
Язма "Яндекс”тан тәрҗемә кылынды

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе