Р.Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең чираттагы утырышын Согуд Гарәбстанында уздырырга тәкъдим итте

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны короле Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд белән очрашты дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Очрашу Мәскәүдә Согуд Гарәбстаны Короленең Россия Федерациясенә дәүләт визиты вакытында узды.

БӘЙЛЕ
2017 Окт 09. Фото:dumrt.ru

Согуд Гарәбстаны ягыннан очрашуда төп министрлар катнашты. Очрашуда Россиянең Согуд Гарәбстанындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар да бар иде.

Очрашу кул бирешеп исәнләшүдән башланды. Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны королен җылы сәламләде. «Сезнең белән тагын күрешүемә бик шатмын, – диде ул. – Хыял тормышка ашты: Сез безнең илгә килдегез».

Үз чиратында Согуд Гарәбстаны Короле, Россиянең бер төбәге буларак, Татарстан үсешен күзәтеп баруын хәбәр итте. Ул шулай ук Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән очрашуыннан канәгать булуын да билгеләп үтте.

Очрашу барышында хезмәттәшлек, Ислам һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Моннан тыш «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме кысаларында хезмәттәшлек темасын да кузгаттылар, бу төркемне хәзерге вакытта РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Рөстәм Миңнеханов «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде. Ул шулай ук Согуд Гарәбстаны Короленә Стратегик күзаллау төркеменең чираттагы утырышын Согуд Гарәбстанында уздыру мөмкинлеген карау тәкъдиме белән чыкты. Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд бу тәкъдимне уңай бәяләде һәм кирәкле йөкләмәләрне бирде.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Согуд Гарәбстаны уртак хөкүмәтара комиссиясенең чираттагы утырышын Казанда уздырырга тәкъдим итте.

Мәгълүмат "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе