"Вәлиулла Якуповның дини-тәгълимәти мирасын системалы төстә өйрәнү кирәк"

Чара Коръән укудан башланды, аннары Вәлиулла хәзрәт Якуповның туган көнендә узган укуларда ТР мөфтие вазыйфаларын башкаручы Габдулла хәзрәт Әдһәмов, ТР Иҗтимагый палата рәисе Илгиз Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һ.б. сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

БӘЙЛЕ
2012 Сен 04
Бүген Россия ислам университетында “Якупов укулары” беренче фәнни-гамәли конференция узды. Анда ТР мөфтие вазыйфаларын башкаручы Габдулла хәзрәт Әдһәмов, ТР Иҗтимагый палата рәисе Илгиз Хәйруллин, татар конгрессының Казан бүлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм башкалар катнашты.

Чара Коръән укудан башланды.Якупов укулары дин эшлеклеләрен, дәүләт хезмәтләре, фән өлкәсе һәм ММЧ вәкилләрен берләштерү өчен яхшы мәйданчык булырга мөмкин, дип билгеләп үтте Габдулла хәзрәт Әдһәмов. Ул чыгышында дин дәресләре бирүгә басым ясады, балаларны кечкенәдән республиканың махсус уку йортларында традицион ислам нигезләре белән таныштыру кирәклеген ассызыклады, дип яза татар-информ.

ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов республикада Вәлиулла Якупов катнашында төрле дини укулар үткәрелә иде диде. “Ул республикада толерант мөнәсәбәтләрне саклау эшендә мөһим роль уйнаган бик зиһенле кеше иде. Бу безнең өчен зур югалту, без аны искә алырга тиеш”, - дип билгеләп үтте ул.

“Бүген җәмгыятьтә бик катлаулы процесс бара. Бу конференция аларны аңларга һәм тиешле нәтиҗә ясау өчен зарур. Вәлиулла Якупов конференцияләрдә һәм очрашуларда һәрвакыт катнашты, аны зур кызыксыну белән тыңлыйлар һәм хөрмәт итәләр иде. Ул дөньядагы процессларны яхшы аңлый һәм дөрес бәя бирә белде. Аның эшен дәвам итү зарур”, - дип белдерде Россия ислам университеты ректоры Рафик Мөхәммәтшин.

Конференциядә катнашучылар докладлар белән чыгыш ясагач, очрашуга нәтиҗә ясалды һәм резолюция кабул ителде. Анда, аерым алганда, Вәлиулла Якуповның фәнни-дини тәгълиматлар мирасын системалы рәвештә өйрәнү зарур булуы билгеләнде. Конференциядә катнашучылар В.Якупов фәнни-дини тәгълиматлар җыентыгын әзерләп нәшер итәргә, “Бүгенге җәмгыятьтә традицион ислам кыйммәтләре” темасына иң яшы журналист мәкаләсе өчен аның исемендәге премия раслау, В.Якуповның булачак музей проекты концепциясен әзерләргә, шулай ук Апанай мәчетендә мемориаль такта куярга тәкъдим итте. Якупов укуларын ел сен 4 сентябрьдә үткәрү планлаштырыла.

19 июльдә атып үтерелгән Вәлиулла хәзрәт Якупов 20 ел дәвамында татарның дини мирасын кайтару өчен тырышты. Китаплар язды, бастырды, җыеннар үткәрде.

Тимер Сәгыйтов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе