"Сөләйман" мәчете Корбанга 600 сарык чалачак

"Сөләйман" мәчете Корбан бәйрәменә 600 сарык әзерли. Чалып, эшкәртеп, тураклап бирү белән бергә сарыкның бәясе 6800 сумга төшә.

БӘЙЛЕ
2012 Окт 14
"Сөләйман" мәчете Корбан бәйрәменә 600 сарык әзерли. Чалып, эшкәртеп, тураклап бирү белән бергә сарыкның бәясе 6800 сумга төшә.

Казанның Левченко поселогындагы "Сөләйман" мәчете Корбан бәйрәменә сентябрь аеннан ук әзерләнә башлады. Сарыкларны тотасы, чаласы урыннар алдан ук әзерләнеп куелды. Корбан көнне мәчеттә өч кешедән торган 20 бригада эшләячәк. Бер кеше чалып, икенчесе сарыкны эшкәртеп, өченчесе турап торачак. Шулай итеп халыкка мәчет барлык уңайлыкларны да тудыра. Бөтен керемен мәчеттә сукырларны укытуга тоткан "Сөләйман" елдан-ел шәһәр шәһәр мәчете форматына туры килә бара.

Мәчет имамы Илдар Баязитов белдергәнчә, "Сөләйман" мәчетендә Корбан чалу йоласының бөтен шартлары да үтәлә. - Корбан чалуның үз кагыйдәләре бар. Чалынасы мал сәләмәт булырга тиеш. Аннан кан чыгаруны ябыграк урында эшләү дөрес. Чөнки урам уртасында сарык сую килешми. Барлык санитар нормалар үтәлсә әйбәт була. "Сөләйман" мәчетендә Корбан шушы таләпләрне үтәлеп уздырыла-, ди Илдар хәзрәт Баязитов.

Узган ел "Сөләйман" мәчете 400 баш корбан чалган булган. Быел аларның саны 600 гә җитә. Корбанның бер өлешен ятимнәргә, мохтаҗларга тапшыралар. Инде беллгәнебезчә, "Сөләйман" сукырларны укыту белән шөгыльләнә. Итнең бер өлешен сукырларга калдыру мәчеткә зур ярдәм булачак.

Тимер Сәгыйтов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе