"Иман" үзәге яшьләр клубы оештыра

"Иман" үзәге яшьләр клубы оештыра. Беренче клуб утырышы 5 октябрьдә була.

БӘЙЛЕ
2012 Сен 18
"Иман" үзәге яшьләр клубы оештыра. Беренче клуб утырышы 5 октябрьдә 18 сәгатьтә була. Рәсәй татар-мөселманнары тормышына битараф булмаган һәр кешене үзебезгә дәшәбез, диелә белдерүдә.

Ислам мәдәнияте Үзәге “Иман” күп еллар яшьләр арасында эшчәнлек алып барды: төрле оешмалар төзелде, студентлар һәм яшьләр арасында иҗади бәйгеләр үткәрелде. Бүген Үзәк эшчәнлеге нәтиҗәсендә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, “Госмания” мөселман мәктәбе эшли һәм Апанай мәчете, “Касымия” мәдрәсәсе мөселман мәхәлләсенә кайтарылды. Казанның “Иман” мәркәзе эшчәнлеге юкка чыгарылган кебек тоелсада, әлеге фикер ялгыш.

Бүген исә яшьләр өлкән буын нәсыйхәтләрендә аеруча да мохтаҗлык кичерә. Яшьләр иҗтимагый һәм сәяси хәрәкәтләр кырыенда калды. Экстремистик хәрәкәтләр көннән-көн яшьләр арасында үзенең сафларын тулыландыра. Без моңа юл куярга тиеш түгел. Каршыбызда яшьләрне туплап,конструктив эшчәнлеккә юнәлдерү максаты тора, дип хәбәр итә "Иман" үзәге.

Тимер Сәгыйтов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе