
“Апанай” мәчете 2011 елның декабрендә ачылды. Халык тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов, Россия президенты администрациясенең дин оешмалары идарәсе җитәкчесе Илья Баринов катнашты. Мәчетне элекке хәленә китерүгә зур көч куйган мәгърифәтче имам Вәлиулла хәзрәт Якуповка гына иман йортында озак хезмәт куярга туры килмәде – июль аенда фаҗига булды. Шуннан соң “Апанай” имамы итеп галим Наил Гарипов сайланды. Шулай ук 20 еллык тарихы булган “Иман” ислам мәдәният мәркәзен дә ул җитәкли башлады. Галим Гариповка халык берьюлы ике вазыйфа йөкләде. Бүген Наил хәзрәт Гарипов Вәлиулла Якупов эшен лаеклы дәвам итә. Алай гына да түгел, мәчет һәм мәркәздәге эшләрне системага салып килә. Мәчеттә татар-мөселманнарның дини традицияләрен кайтару, татар дин әһелләренең дәвамчылары белән элемтәләр булдыру, шәһәр яшьләрен мәчеткә тарту кебек системалы эш башланды. “Касыймия” мәдрәсәсендә һәм мәчеттә укулар башланды.
Мәүлид кичәсен “Апанай” мәчете мәхәллә халкы килгән кунаклар белән бергәләп бәйрәм итте. Наил хәзрәт халыкка Мәүлид турында вәгазь сөйләде, салаватлар әйтелде, Пәйгамбәребезне олылып мөнәҗәтләр башкарылды.
Шулай итеп, бүген “Апанай” мәчете татар бистәсендәге тарихи мәчетләр арасында (“Солтан”, “Нурулла”, “Зәңгәр”, “Таш мәчет” һәм башкалар) яңа буын шәһәр яшьләрен татар-мөселман мирасына тарту, традицияләрне кайтару эшен алып бара.
Тимер Сәгыйтов