Пермь краенда Татар мәгърифәтчелеге көннәре үткәрелде

Чара, милли мәгариф өлкәсендә алдынгы педагогик һәм идарә тәҗрибәсе уртаклашу максатыннан, оештырылды

БӘЙЛЕ
2015 Дек 04

2-3 декабрьдә Пермь краенда Татар мәгърифәтчелеге көннәре үткәрелде. Бәйрәм чараларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе, Пермь краеның дәүләт органнары вәкилләре, татар этномәдәни эчтәлекле программа буенча белем бирә торган мәктәпләре директорлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Татар мәгърифәтчелеге көннәре кысаларында Пермь краеның Кунгур районы Бажуково мәктәбендә “Федераль дәүләт мәгариф стандартларын гамәлгә ашыру шартларында белем бирүнең нәтиҗәле технологияләре һәм этномәдәни компонент нәтиҗәләрен бәяләү” темасына конференция, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында мастер-класслар уздырылды.

Чара, милли мәгариф өлкәсендә алдынгы педагогик һәм идарә тәҗрибәсе уртаклашу, Пермь крае территориясендә яшәүче татар халкының мәдәни-мәгърифәти үсешенә булышлык итү максатыннан, оештырылды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе