"Ярдәм" мәчете чатыры Рамазанга әзерләнә

Бүген, ягъни 28 майда, Казанда Сабантуй булган көндә “Ярдәм” мәчетендә Рамазанга әзерләнүнең соңгы чаралары үткәрелде. Биредә иртәнге яктан ук мәчет хезмәткәрләре җыелып, мондагы чатырны чистарту гамәлендә катнашты.

БӘЙЛЕ
2016 Май 28
Бүген, ягъни 28 майда, Казанда Сабантуй булган көндә “Ярдәм” мәчетендә Рамазанга әзерләнүнең соңгы чаралары үткәрелде. Биредә иртәнге яктан ук мәчет хезмәткәрләре җыелып, мондагы чатырны чистарту гамәлендә катнашты.

Биредә мөселманнар шактый җыйналган иде. Алар башта мәчеткә китерелгән кием-салымнарны, башка кирәкмәгән әйберләрне, чатырны бушату максатыннан, бер машинага төяп, Левченко бистәсендәге “Сөләйман” мәчетенә озатты. Ә аннары “Ярдәм” мәчетендәге чатырны юарга, чистартырга керештеләр.

“Ә Рафаэль Мифтахов үзе кайда соң? Ул бит миңа бүген өмә була, диде”,-дип бер хезмәткәр әле кичә генә педагогика фәннәре кандидаты дәрәҗәсен алуга ирешкән мөселман кардәшен эзләп китте. Ул арада Рафаэль үзе дә күренде. Аның шатлыгы эченә сыймый иде. Шатланмаслык та түгел: ул әле кичә генә педагогика фәннәре кандидаты дигән дипломны алуга иреште. Рафаэльнең тагын бер куанычы бар: аның улы Алмаз шушы көннәрдә армия сафларындагы хезмәтен тәмамлап, өйләренә исән-имин килеш әйләнеп кайтты. Рафаэльне дипломлы булу шатлыгын мәчетнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов та, башка хезмәткәрләр дә уртаклашты. Ә ул буе озын булганлыктан, бу көнне чатырның иң өстәге өлгеләрен юуды һәм чистартты.

“Ярдәм” мәчетендә бер медицина фәннәре кандидаты бар иде инде. Ул – Илдар Хисаметдинов, Милли Хәйрия берлеге әгъзасы. Шулай итеп, хәзер кандидатлар икәү булды. Әле киләчәктә фән докторлары да барлыкка килер, Аллаһы боерса, дип уйлыйм.

Хатыйп ГӘРӘЙ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе