Күргәзмә төрекләрнең сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар ассоциациясе ярдәмендә үткәрелде һәм Көнбатышта тарихы ике мең елдан да артып киткән сәнгатьне күрсәтүне максат итеп куйды.
Хаттат Мостафа Җәмил Эфе билгеләп үткәнчә, дөньяда бер җирдә дә бу сәнгать белән кызыксынмыйча калмыйлар. Чөнки ул гарәп язуына нигезләнгән, башка телләрдән аерылып тора. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләрдә мөселман каллиграфиясенең заманча чагылышын тоемларга мөмкин дип хәбәр итә ислам.ру.