
Россия банкында хәбәр итүчеләренчә, инде 15 елдан соң ук җомганы ял көне итү мәсьәләсе күтәрелергә мөмкин.
Россия банкы рәисенең беренче урынбасары Сергей Швецов сүзләренә караганда, өченче ял көне хезмәт җитештерүчәнлеге үсү һәм роботлар кертү исәбенә килеп чыгарга мөмкин.
Ул, Санкт-Петербургта халыкара икътисад форумында чыгыш ясап, атнага өч көн ял итүнең икътисадның яңа секторларын ачачагын әйтте. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта бөтен халыкның 2 проценты калганнарны ашата. Киләчәктә бу күрсәткеч кимиячәк, дип хәбәр итә Газета.Ru.
Шул ук вакытта РФ Хезмәт министры Максим Топилин киләчәктә эш көненең дүрт сәгатькә дә, ике сәгатькә дә калу мөмкинлеген дә искәртте. Россиялеләр калган вакытларын гаиләгә, спортка һәм мәдәнияткә багышлый алачак.