Әлеге хастаханәдә мөселманнар өчен ике гыйбадәт бүлмәсе эшләп килә. Идәннәренә келәм җәелгән, кыйбла билгеләнгән һәм гыйбадәт өчен барлык шартлар да тудырылган. Нияз хәзрәт сүзләренчә, бу гыйбадәт бүлмәләрендә ихтыяҗ шактый зур. “Дәваланганда, балалар гына түгел, ә аларның әти-әниләре дә рухи ярдәмгә мохтаҗ”, - ди хәзрәт.
- Өлешебезгә тигән кайгы-хәсрәтләр безнең йөрәкләребезне сыкрата, күңелләребезне йомшарта. Әмма нинди генә авырлык килүгә карамастан, без һәрвакыт дога кылып, Аллаһтан ярдәм сорарга һәм өметебезне өзмәскә тиеш. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер хәдисендә ата-ананың баласына кылган догасына киртә юк диелә.
Очрашу барышында Республика балалар клиник хастаханәсендәге гыйбадәт бүлмәләрендә атнага ике тапкыр рухи темаларга даими рәвештә сөйләшүләр үткәрергә килешенде дип хәбәр итәләр мөфтияттән. Әлеге эшкә нәзарәтнең дәгъват бүлеге хезмәткәрләре генә түгел, башка имамнар да җәлеп ителәчәк. Очрашулар һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә үткәрелә.