
Татарстан мөселманнары диния нәзарәте 2016 елны “Хәнәфи мәзһәбе елы”, дип игълан итте. Хәнәфи мәзһәбе, аның мөселман дөньясында һәм татар халкында биләгән урыны, бай мирасы, үзенчәлекләре, бу ел кысаларында оештырыласы чаралар турында "Азан" радиосының “Гамьле әңгәмә” тапшыруында сөйләшәчәкләр. Радиостудия кунагы – ТР Мөселманнары диния нәзарәте дәгъват бүлеге җитәкчесе, башкаланың “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров.
16 февраль. Казан вакыты белән бер тулып биш минутта.
P.S. 18 февральдә 17 сәгатьтә тапшыру кабатлап эфирга чыгарылачак.
"Азан" радиосы сайтыннан.