
Бүген Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров һәм әлеге бүлекнең баш белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев Республика наркология диспансерының баш табибы Илдар Әхмәтҗанов белән очрашты. Чара барышында ике як наркотик кулланучыларны рухи яктан тернәкләндерүгә ярдәм итү максатыннан чаралар оештыру турында килеште. Дин әһелләре наркология диспансерында дәваланучылар белән даими рәвештә очрашып, динебез кыйммәтләре турында, Аллаһ Тәгаләгә ышану, Аңа буйсыну һәм Аның рәхим-шәфкатенә өмет баглау турында сөйләячәк. Беренче очрашу иртәгә наркология бүлегендә оештырылачак. Әлеге очрашуда ТР МДНнең дәгъват бүлегендә практика үтүче РИИ шәкертләре дә катнашчак дип көтелә. Нәзарәт сайтыннан.