Нәҗип Нәккаш бәйгедә катнашучылар эшенә бәя бирәчәк

14 мартта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте гарәп каллиграфиясе бәйгесен уздыра.

БӘЙЛЕ
2013 Мар 08
14 мартта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте гарәп каллиграфиясе бәйгесен уздыра. Чарада катнашучыларны танылган хаттат белгече Нәҗип Нәккаш һәм Россия ислам институты каршындагы каллиграфия үзәге директоры Рамил Насыйбуллов бәяләячәк.

 
Конкурсның үткәрелү урыны итеп Халыклар дуслыгы йорты билгеләнгән. Ул каллиграфия сәнгатен һәм гарәпчә язу мәдәниятен популярлаштыру максатыннан оештырыла.

 
Конкурс өч өлештән тора. Беренчесе – төрле язу төрләре белән эш итү, икенчесе – ирекле каллиграфия композициясен тудыру, өченчесе – каллиграфия композицияләрен уку. Шулай ук конкурста алдан җибәрелгән эшләр дә каралачак. Ахырдан танылган каллиграфлар мастер-класс үткәрәчәк, дип хәбәр итте мөфтиятнең матбугат хезмәте.

Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе