Митрополит Феофан Татарстанда “Православие мәдәнияте нигезләре”н укыту зарурлыгы турында әйтте

Митрополит Феофан Татарстан митрополиясе православ педагогларының Казанда узган беренче корылтаенда “Диннәр мәдәниятләре һәм дөньяви этика нигезләре” курсы кысаларында “Православие мәдәнияте нигезләре”н укыту зарурлыгы турында әйтте.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 05. Фото:

“Балаларыбызны капка асларында, подвалларда дини кыйммәтләрне бозып өйрәтүләре – бәла. Без менә аларны шунда югалтабыз да инде”, - дип, матбугат хезмәте митрополитның сүзләрен китерә. Дин әһеле “әгәр дәүләт күзәтчелеге кысаларында булган системага ия икәнбез, димәк, безгә куркыныч янамый. Без балаларыбызны динне дөрес аңлатмаган төрле төркемнәргә эләгүдән саклый алабыз” дип ышана.

Митрополит Феофан, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләренә мөрәҗәгать итеп: “Балалар үзләренең тамырларын белсен өчен, без мәктәпләрдә теге яки бу динне өйрәнү хокукын бирә торган законны үтибез икән, кешеләрне милләтара бүленешләр белән куркытырга ярамый”, - диде. Митрополит бу “бу безне талаштырмый һәм тәртипсезлек кертми” дип саный. Бу хакта “Коммерсант” газетасы хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе