Минтимер Шәймиев "Россия - ислам дөньясы" төркеме координаторы Вениамин Попов белән очрашты

Яклар "Россия - ислам дөньясы" төркеменең яңартылган эшчәнлеге турында фикерләште

БӘЙЛЕ
2015 Дек 02

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә "Россия - ислам дөньясы" стратегик күзалау төркеме координаторы Вениамин Попов белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Очрашу "Россия - ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеменең 2006-2009 еллардагы эше турындагы хатирәләрдән башланды. Ул вакытта төркемнең рәистәшләре РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Евгений Примаков һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев булган. Төркемнең эшен, хәзерге кебек үк, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының Цивилизацияләр партнерлыгы үзәге директоры Вениамин Попов координацияләгән.

"Сезгә һәм Евгений Максимовичка мине ислам дөньясына алып кергән өчен чын күңелдән рәхмәтлемен", - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.

Минтимер Шәймиев һәм Вениамин Попов Татарстан Президенты рәислегендәге "Россия - ислам дөньясы" төркеменең яңартылган эшчәнлеге турында фикерләште, шулай ук хәзерге шартларда әлеге төркем алдында торган бурычлар хакында сөйләште. "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе