Милләттәшләр арасында "Өч сүз" акциясе үткәрелә

Акция быел старт алды

БӘЙЛЕ
2016 Янв 08

Яңа кергән елдан татарлар арасында "Өч сүз" акциясе үткәрелә башлады. Интернетта "Өч сүз" ачык төркеме дә оешкан, анда өч сүздән торган мәгънәгә ия язмалар саны арта тора.

Аерым алганда, проектны оештыручылар чыгымнарсыз гына татар телен саклау һәм популярлаштыру. Аның идеясе болай: 2016 елда татар белән татар очрашкач, туган татар телендә теләсә нинди өч сүз әйтергә, бу нормага әйләнергә тиеш.

"Өч сүз" социаль кампаниясе - Мәскәү каласы Татар милли-мәдәни мохтарияте идеясе. Аны Россия Мөфтиләр шурасы да хуплаган. Акциягә старт биргәнче, белгечләр идиш, әрмән, көрд, чечен телләрен торгызу буенча уңай тәҗрибәләрне 720 көннән артык өйрәнеп, зур финанслар таләп итми торган шушы проектны хуп күргән.
"Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе