
Кичәдә Буа районының имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов дин кардәшләребезгә “Тәкъвалык” темасына төпле вәгазен ирештерде.
Фәнис хәзрәт Гайнатуллин мәчетләр каршында укыту белән бәйле мәсьәләләрне аңлатып үтте. Авыл халкының дингә, гыйлемгә омтылырга тиешлеген искәртте. Ислам диненең авыр дин түгеллеген дәлилләде.
Авыл имамы әйтүенә караганда, балалар - авылның киләчәге. “Өмет бар, безнең өчен догачы буын үсә”, - диде авыл имамы Илдус хәзрәт.
Чара Рөстәм Баһаветдинов тарафыннан Коръәннән сурәләр укып тәмамланды.
Мөхтәсибәт оештыручыларга олы рәхмәтен белдерде, дип хәбәр итәләр Буа районыннан.