Мең тапкыр ишеткәнче, бер мәртәбә күрүең хәерле

Кичә Татарстанның Алексеевсв районы имамнары башкалабыздагы «Ярдәм» мәчетенә килеп...

БӘЙЛЕ
2013 Сен 25
Кичә Татарстанның Алексеевсв районы имамнары башкалабыздагы «Ярдәм» мәчетенә килеп, Бердәм Дәүләтләр Берлегендәге бердәнбер Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәгенең эшчәнлеге белән танышты.

Алексеевсв районының имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков җитәкчелегендәге имамнарны Татарстан мөфтие урынбасары, "Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов каршы алды һәм озатып йөрде.

Имамнар гыйбадәтханәдә мәчет һәм үзәк хезмәткәрләренең эшчәнлеге белән таныштылар, китапханәне, классларны, Коръән укыту үзәген, ашханәне, массаж залын һәм күрмәүче шәкертләрнең тору урыннарын карадылар.

Имам-мөхтәсиб Рөстәм хәзрәтнең сүзләренчә, алар инде узган Рамазан аенда ук Казандагы "Ярдәм” мәчетен һәм Тернәкләндерү үзәген карарга ниятләгән булганнар. Әмма бары тик хәзер генә Аллаһтан вакыт килеп ирешкән, күрәсең.

Шунысы бар: Алексеевскида тиздән Наркоман һәм эчкечеләрне тернәкләндерү үзәге ачылыр, дип көтелә. ТҖ МДНнең социаль проектлар җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов һәм Алексеевсв районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков шушы үзәкне эшләтеп җибәрүгә әзерләү мәсьәләләрен тикшерделәр.

Рөстәм хәзрәт хәбәрчебезгә: "Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәген Казанга килеп карау бик файдалы булды. Ник дигәндә, мең тапкыр бу хакта сөйләгәнче, бер мәртәбә күрүең хәерле диләр. Бик хак әйтәләр”,-диде.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе