Малайзиядән Казанга килгән туристлар күрмәүчеләр өчен Брайль язуындагы Коръәнне чыгаруда катнаша

Узган атнада "Ярдәм" мәчетенә һәм дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгенә экскурсиягә килгән дин кардәшләребез күрмәүчеләр өчен Брайль язуындагы Коръәнне нәшер итүдә катнашырга теләк белдерде. Алар бу эшне үзләре һәм гаиләләре исеменнән башкарырга булган.

БӘЙЛЕ
2017 Май 01. Фото:Римма Гатина

Шулай итеп, Малайзиядән килгән дин кардәшләребез "Зур Казан" типографиясендә 21 комплект Коръән чыгарырга заказ бирде. Типографиядә бу эш өчен Альберт Федоров дигән белгеч җаваплы.

Гадәти Коръән бер томнан торса, Луи Брайль системасындагы Изге китап 6 томнан тора. "Ярдәм" дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен курслар тәмамлангач, алга таба белем эстәүне дәвам итәр өчен, 6 томлык Коръән бүләк ителә.

Үз вакытында "Ярдәм" дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова мондый Коръәннәрне хаҗ кылырга баргач, алып кайта. Бу хакта Татарстанның Башка казые Җәлил хәзрәт Фазлыев болай дип сөйләде.

- 1996 елны Мәликә ханым белән хаҗга бардык. Без хаҗ кылабыз, хаҗ авыр шикелле. Шунда ул: "Менә Гарәбстанда сукырлар укый торган Коръән бар икән, шуны табарга иде ди. Ул хаҗ да кылды, шуны тапты да, алып та кайтты. Хәзер менә монда да оештырды.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе