Әлеге очрашуда сүз май аенда Казанда үткәреләчәк “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына әзерлек мәсьәләләре турында барды. Форум быел сигезенче мәртәбә уздырачак.
Узган ел форумда Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 67 төбәгеннән 900 делегат катнашкан иде, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.