
Моннан бер ел элек 106 еллык Мәскәү Җәмигъ мәчете бульдозер белән җимертелде. Моны Мөфтиләр Шурасы яңгыр явып стена җимерелү белән аңлатты. Ләкин экспертлар бу сәбәпне кире какты.
Мәскәүнең «Архнадзор» координаторы Константин Михайлов журналистларга Җәмигъ мәчетенең законсыз сүтелүен, моңа хакимиятнең рөхсәт бирмәвен хәбәр итте. Чөнки һәр бинаны сүтү өчен хакимиятнең ризалыгы кирәк. Ә бу документның әлегә беркемнең дә күргәне юк. Ә Равил Гайнетдин җитәкләгән мөфтият кешеләре мәчет җимерелүнең сәбәбе итеп яңгырны атый. Ягъни яңгыр яву аркасында мәчет стенасы ишелеп төшкән. Михайлов фикеренчә, бу очракта да мәчетне җимерү өчен төрле оешмалардан рөхсәт алырга кирәк. Ә монда хәл башкачарак булды: Җәмигъ мәчетен 11 сентябрь иртәсендә үк җимереп ташладылар.
Тимер Сәгыйтов