Мәскәүдә Марат Кабаев җитәкләгән Халыкара ислам бизнесы ассоциациясе ачылды

Дога укып башланган тантана Россия һәм халыкара бизнес-элита вәкилләрен, Россия, Азербайҗан, Төркия, Казахстан финанс белгечләрен, Россиядәге зур диннәрнең рухи әйдәп баручыларын җыйды.

БӘЙЛЕ
2017 Фев 20. Фото:azertag.az

Халыкара ислам бизнесы ассоциациясе президенты Марат Кабаев ңа оешманың максатлары һәм бурычлары турында сөйләде. Аның сүзләренчә, Ассоциациянең максаты – биш континенттагы төрле илләрдән мөселман эшкуарларын берләштерү. Бурычлардан очрашулар һәм фикер алышулар өчен мәйданчыклар оештыру, халыкара контрактлар һәм килешүләр төзүдә булышлык итү һәм уртак чараларны оештыруны атарга була.

Ассоциациягә “хәләл продукция җитештергән (ягъни тәмәке дә, исерткеч тә түгел, зарарлы әйбер дә түгел)” теләсә кайсы эшкуар керә ала.

Ачылыш тантанасында хәйриячелек һәм экология буенча программалар тәкъдим ителде. Алар Халыкара ислам бизнесы ассоциациясе кысаларында тормышка ашырылачак.

Марат Кабаев 2016 елның ноябрь ахырында "Ярдәм" мәчетендә һәм тернәкләндерү үзәгендә булган вакытта, "Татар-Ислам" мәгълүмат агентлыгына: "Без Россия һәм Ислам дөньясы арасында бер күпер булачакбыз. Барлык мөселман туганнарыбызны берләштерәсебез килә. Һәм мөселманнарны гына түгел. Безгә христаннар да, яһүдләр дә килә. Әгәр алар шулай ук ислам кануннары кагыйдәләрен үти икән, хәрәм кертмичә, хәләл бизнес алып барган җирдә, бу аларга да бик кызыклы. Бик күпләр бизнеста катнашырга тели", - дип белдергән иде.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2023 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе